Введите ПИН-код

Купить билет

Город:
Альметьевск
Корзина: шт./ руб.

24 февраля, 18:00
Место Цена, руб. Дата бронирования
Итого Оплатить

Перейти в корзину
Очистить корзину

Тынлыкта гына урын бар / Место есть лишь в тишине

ГАУК РТ Альметьевский татарский государственный ДТ
Электронные билеты
14 билетов по цене от
250 руб. до 300 руб.

5
ноября
начало в 19:00
Көне-төне сөйләнүдән бушамаган, ягъни күп сөйләшүче, тик берни дә эшләмәүчегә карата татар «сүз тегермәне» ди. Хәзерге вакытта аерым кешеләр генә түгел, безнең бөтен тормышыбыз сүз тегермәненә әйләнгән кебек. Сүз күп, эш юк. Безгә бөтен яклап сүз агыла: телевизордан, радиодан, газеталардан, журналлардан, интернеттан, социаль челтәрләрдән, вацаптан, якыннарыбыздан, танышлардан, эштәге коллегалардан һ.б. һ.б. Шуның нәтиҗәсе буларак безнең күңелләрдәге уй-фикерләрнең күбесе шырдый-бырдыйга гына әйләнеп калмыймы? Күпкә киткән нәрсәнең кадере булмый. Сүзнең кадере кайчан бетте? Ни өчен гаилә тормышы турында меңәрләгән китаплар, телетапшырулар, фильмнар, психологик тренинглар чыгуга карамастан аерылышучылар саны елдан-ел арта? Ни өчен сугыш китергән бәла-казалар турында миллионлаган сүз әйтелгән булса да, дөньяда сугышлар туктап тормый? Ни өчен татар теле, мәдәниятен үстерү турында бертуктаусыз сөйләп-язып торуга карамастан чынлыкта телне куллану даирәсе көннән-көн тарая? Ни өчен без: «Чын дөресен әйткәндә», — дибез дә, ялганлый башлыйбыз? Ни өчен күп кешенең үз фикере, үз сүзе юк? Ни өчен без кемдер безнең өчен бер калыпка салып куйган штамплар белән сөйләшәбез? Ни өчен сүзләр безгә бәйле түгел, киресенчә, без аларга бәйле була башладык? Әлеге спектакль шушы сорауларны куя һәм аларга җаваплар эзли

Назад

Продолжить